Агымдагы ел башында Татарстан приставлары хезмәт хакы буенча 78 миллион сум бурыч түләткән. Бу турыда Суд приставларының ТР буенча идарәсе ММЧ белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.
Октябрьдә приставлар 22 миллион сумнан артык хезмәт хакын түләткән.
“Россия Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәт хакы буенча бурычларны түләтүгә зур игътибар бирә. Шәхси милеккә арест салу яки алу, хезмәт хакыннан акча тотып калу, хәрәкәт итүче һәм күчемсез милекне теркәүне тыю, чит илгә чыгу хокукын чикләү кебек чараларны кулланырга туры килә”, - диде Лилия Хәлимова.