Никахлашуны теркәү өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша ЗАГСка электрон гариза бирү сервисы яңадан эшли башлый. Бу хакта Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
ЗАГСка электрон гариза бирү хезмәтендә кияү белән кәләш өйләнешү көнен һәм урынын билгеләү, дәүләт пошлинасын түләү каралган.
Республика халкы никахлашу һәм бала тууны, шулай ук аерылышу һәм кеше үлеме буенча теркәүләрне электрон гариза аша вакытлыча башкара алмый торды. Проблема “Гражданлык халәте актлары язмаларының бердәм дәүләт реестры” системасы төбәкнекеннән федераль сервисына күчкәндә килеп чыккан иде.