Татарстанда яшәүчеләр иртәгәдән 4 көн рәттән ял итәләр.
3-6 ноябрь эш көннәре түгел. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Быел ул якшәмбегә туры килә, шунлыктан дүшәмбегә күчерелә. 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.