28 нче октябрь көнне Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга йөз ел тулу уңаеннан, Яңа Авыл Мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә ханым Османова, балалар өчен «Тарих эзләреннән» исемле КВЕСТ – уен оештырды. 1991нче елларга кадәр яшәп килгән бөтенсоюз яшьләр оешмасы--комсомол турында мәгълүмат туплау өчен алдан билгеләнгән маршрут буенча балаларны авыл буйлап озатты. Кемнәргә керәсе, нәрсәләр турында сөйлисе –алдан ук Рәзинә ханым белән билгеләнеп, килешеп, сөйләшенеп куелган иде. Маршрутта билгеләнгән 7 пунктта да булып, комсомол турында берни белмәгән 8-14 яшьлек үсмерләр үз сорауларына җавап табып, алай гына да түгел, ялгыз яшәүче Зөләйха һәм Кәбирә апаларга йорт-хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп тә чыктылар. Комсомол тарихы турында кыска гына вакыт эчендә төшемлерәк итеп барысын да аңлатучы өлкән укытучыларга Әлфия ханым Сабирова белән Розалия Сәгыйт кызына, авылыбызның аяклы тарихы Сәмига апа Гыйззәтуллина га һәм бу кызыклы, мавыктыргыч уенны оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә бик зур рэхмәт..
Күңелләрендә калыр бу көн. Һәркемгә ошады, Рәзинә апаларыннан тагын үткәрүен дә сорадылар. Уен тәмам. Ләкин гади уен гына булмыйча, балалар күңелендә яшьләрнең комсомол дигән бай тарихлы, бик файдалы да, күңелле дә оешмасы булган икән, бүген дә шундый оешмалар булсын иде дигән теләк тә уятырлык вакыйга булып уелып калсын иде ул.



