“Авангард” яшьләр үзәгендә “Битум” (“Битва умов”) интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде. Әлеге чараны Аграр яшьләр берләшмәсенең Әгерҗе һәм Яшьләр сәясәте бүлекләре хезмәткәрләре оештырды.
Бу чарада Шаршады, Сарсак-Омга авыл җирлекләреннән, мәгариф бүлегеннән, Яшьләр үзәгеннән “САГА” һәм “Әгерҗе яшьләре” командалары – дүртәр кешеле биш команда катнашты.
Уенның беренче туры “Шәһәрләр” дип аталды. Икенче тур логикага корылган иде. “Киң-иркен Россия” дип аталган өченче турда сорауларга җавап биргәндә музыкаль өзекләр ярдәм итте. Дүртенче турда “Париждан Мамадышка кадәр” төрле шәһәрләр аша бару юлларын билгеләделәр.
Бик күңелле барган уен нәтиҗәләрен санап җиңүчеләрне билгеләгәнче тәмле чәй эчеп, башка командадагылар белән аралашып алырга да өлгерде яшьләр.
Менә ул дулкынландыргыч мизгел: җиңүчеләрне игълан иттеләр. Ул –Яшьләр үзәге хезмәткәрләреннән торган “САГА” командасы. Аларга Диплом һәм бүләк тапшырылды. Мәгариф бүлеге командасы алардан ярты баллга гына калышты.
Аграр яшьләр берлеге һәм Яшьләр сәясәте җитәкчеләре Шаршады һәм Сарсак-Омга яшьләренең һәрвакыт шулай актив булуларын билгеләп үттеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары Вәсил Баһаутдиновка һәм Татьяна Николаевага зур рәхмәтләрен белдерделәр.