Суд приставлары гражданнарга документларны почта аша гына җибәрмәячәк.
Хәзер мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетына, шулай ук SMS аша алырга мөмкин булачак. Бу хакта закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта узды.
Үзгәрешләр сайт, шәхси кабинет аша яки SMS-хәбәр аша башкару производствосы турында барлык кирәкле мәгълүмат алу мөмкинлеген күздә тота.
Гражданинның SMS-хәбәр алу өчен ризалык итүе расланырга тиеш, анда шулай ук аның кәрәзле телефон номеры күрсәтелергә тиеш. Әгәр кеше дәүләт хезмәтләре Порталы аша хәбәр алырга тели икән, ул, портал операторына гариза язып, үзенең ризалыгын расларга тиеш булачак.