Түбән Камада кул көрәше буенча узган Татарстан беренчелеге ярышларында Әгерҗенең каты куллы спортчылары да сынатмады. Бәйгедә барлыгы 13 команда катнашты.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Руслан Закиров кул астында шөгыльләнүче Рузилә Шаһиева – беренче, Алнур Шакиртов – икенче, Святослав Тарасов, Ксения Землякова, Ленар Галиев – өченче, Батыр Чураев дүртенче урыннар алдылар. Тренер Руслан Закиров – икенче урында.
Тирсәдән Сирень Галиуллин шәкертләре – Альмира Хәбибуллина – беренче, Ринат Шабаев – өченче урыннарда.
Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, Дипломнар белән бүләкләнделәр. Алар Татарстан җыелма командасы составына кертелделәр һәм Пермь шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенә узачак ярышларда катнашу хокукы алдылар.