Архив хезмәтенең 100 еллыгына, шулай ук Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында район башкарма комитетының архив бүлеге мәгариф идарәсе белән берлектә шәһәр мәктәпләре өчен бердәм сыйныф сәгатьләре айлыгы үткәрде.
Балалар зур кызыксыну белән шәхси документлар, аеруча кыйммәтле документлар һәм газеталар белән күргәзмәне өйрәнделәр. Кайбер укучыларны хуҗалык китаплары кызыксындырды, алар үзләренең генеалогик борынгы тарихын төзергә теләк белдерделәр.
Экскурсия дәресләреннән тыш, без профориентация буенча әңгәмәләр дә үткәрә алдык. Укучылар арасында җәйге каникулларда эшләүчеләр дә бар бит. Без аларга эшкә кергәндә игътибарлы булуларын аңлаттык (хәтта бу эш җиңел булса да). Шәхси мәгълүматлар, хезмәт хакы тулысынча теркәлгән булырга тиеш, чөнки болар барысы да пенсия рәсмиләштерүгә йогынты ясый.
Соңыннан укучылар җирле шагыйрьләрнең Рушания Байтимерова һәм Чыңгыз Мусинның шәхси фондлары белән таныштылар. 1928, 1960 еллар, 1970 еллар административ биналарының фотоматериаллары нигезендә: китапханәләр, мәктәпләр, тимер юл вокзалы, КПС райкомы, хастаханә–шәһәр тарихы белән таныштылар.
Марина РОМАНОВА,
архив бүлеге җитәкчесе.