Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалы (элекке 27 училище) әлеге уку йортының 90 еллык юбилеен билгеләп үтте.
“Авангард” яшьләр үзәгендә узган чарада район җитәкчеләре, база предприятиеләреннән вәкилләр һәм җитәкчеләр, педагогика ветераннары, филиал хезмәткәрләре, Түбән Кама көллиятеннән директор Сергей Титов җитәкчелегендә делегация катнашты.
Юбилей тантанасы вакытында бәйрәм кунаклары үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, уку йортының данлы эшләре турында сөйләделәр. Эштә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Көллиятнең производствога өйрәтү мастеры Язгөлем Гыймазетдинова, укытучылар һәм укучылар тамашачыларны матур концерт номерлары белән сөендерделәр.