Әгерҗедәге сәнгать мәктәбенең егетләрдән генә торган “Кашыкчылар“ ансамбле район Мәдәният сараенда концерт куя дигәч, күпләр башта аптырап та калганнардыр. Кашыкта гына уйнап, 1,5 сәгатьлек концерт куеп буламыни, имеш...
Була икән шул... Концертка килгән тамашачылар вакытның ничек тиз узганын сизми дә калдылар. Кечкенәләр һәм зурлар төркемендәге ансамбль уенчылары тарафыннан татар, мари, рус, хәтта ирланд көйләре дә яңгырады. Кашыклар белән заманча көйләрне дә башкардылар алар. Гайдайның танылган комедияләрендәге җырлардан тезмә дә бик матур килеп чыкты. Егетләрнең кашыклар ярдәмендә генә көй чыгаруларын зал тын калып тыңлады.
Юлия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге ансамбль егетләре дәртле биюләре белән дә шаккатырдылар. Сәнгать мәктәбенең хореография коллективы белән бергә башкарган “Калинка“ биюе көчле алкышларга күмелде.
Бәйрәмдә Әгерҗедә яңа юнәлештәге “Кашыкчылар“ ансамбле оештырган һәм алар белән күптөрле бәйгеләрдә җиңү яулаган Юлия Александровна исеменә һәм аның шәкертләренә рәхмәт сүзләре күп яуды.