2019 елда торак-коммуналь хезмәтләре тарифларын ике этапта арттырырга ниятлиләр

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

2019 елда торак-коммуналь хезмәтләр тарифларын ике этапта арттырырга ниятлиләр. Бу хакта журналистларга Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин сөйләде. Бу турыда ТАСС яза.

«Без ике этапта 4 процент чамасы индексация булыр дип фаразлыйбыз», – дигән ведомство җитәкчесе.

Киләсе елда өстәмә бәягә салым (НДС) 18дән 20 процентка кадәр артачак. Шуны йомшарту өчен, Икътисади үсеш министрлыгы коммуналь ресурсларга тарифларны 1 гыйнвардан өлешләп кенә индексацияләргә тәкъдим итә. Шулай итеп, ТКХ тарифларын гыйнвардан 1,7 процентка һәм аннары июльдән тагын 2,4 процентка арттыру ниятләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International