Рус география җәмгыяте бу чараны инде дүртенче тапкыр үткәрә.
Әлеге акциянең төп бурычы-географияне популярлаштыру. Шуңа күрә анда яшь һәм белем алуга карамастан, диктантта һәркем катнаша ала.
Бима урта мәктәбе активистлары, Балалар сәнгать мәктәбе әгъзалары, Яшь армиячеләр әлеге чарада актив катнаштылар. Диктант алдыннан география укытучысы - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы әгъзасы-әлеге оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, викторина үткәрде. Диктант үткәргәннән соң барлык катнашучылар да халыкара акциядә катнашучы таныклыгы алдылар.