Татарстан Пенсия фонды беренче тапкыр Skypе аша консультация бирәчәк

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Пенсия фонды беренче тапкыр Skypе аша консультация бирә башлый. 15 ноябрьдә республика халкы белгечләрдән үз сорауларына җавап ала алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“15 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Пенсия фонды хезмәткәрләре түләүләр, индексация һәм пенсияне яңадан исәпләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге Skype адресы: opfrrt”,  - диелгән хәбәрдә.

Башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегенең элемтә үзәге 279-27-27 телефоны буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International