“Кировское“ ТОСы туган көнен бәйрәм итә

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

16 ноябрьдә 17 сәгатьтә Киров урамы 6нчы йорт каршындагы балалар мәйданчыгында “Кировское“ ТОСы үзенең туган көнен бәйрәм итә. Әлеге ТОС оешуга быел дүрт ел.

“Кировское“ ТОСы җитәкчесе Клара Безбородова әгерҗелеләрне бәйрәмгә дәшә.

  • Уеннар, җыр-биюләр, викторина һәм башка кызыклы, мавыктыргыч чараларга бай булачак бәйрәм. Чәй табыны артында рәхәтләнеп аралашырга, ярышларда катнашырга рәхим итегез, – дип әгерҗелеләрне туган көнгә чакыра ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International