Татарстанда коррупция өчен җаваплылыкка тартылган муниципаль хезмәткәрләр саны арткан.
Татарстанда ел башыннан бирле коррупция өчен җаваплылыкка 108 муниципаль хезмәткәр тартылды, узган елның 10 ае белән чагыштырганда күбрәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов хәбәр итте.
Республикада җирле үзидарә органнарында барлыгы 724 тикшерү үткәрелде. Коррупциягә каршы законнарны бозуның 360 очрагы ачыкланды, 252 муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды, дип билгеләп үтте Рәхимов.
«Ачыктан-ачык әйтәм, бу саннар безне бөтенләй сөендерми. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча без күпмедер кимүне күрдек. Хәзер без, кызганычка каршы, җитди артуын күрәбез. Узган ел белән чагыштырганда, узган ел бездә җәлеп ителгән 206 кеше булса, быел – 252», — диде спикер.
Коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге киңәшчесе моны урыннарда коррупцияне профилактикалау өчен җаваплы идарә һәм органнарның эшен активлаштыру белән бәйләде. Ул тикшерүләр саны артуын да билгеләп үтте — узган ел алар 324 булса, быел — 724.
Әлеге саннарны киметү өчен җирле үзидарә органнарында 476 кеше квалификация күтәрү курсының төрле программалары узды, коррупциягә каршы юнәлештәге 1240 материал чыгарылды.
"Безгә омтылырга мөмкинлек бар, бу зур саннар түгел", — дип нәтиҗә ясады Салават Рәхимов.