“Олимп“ спорт комплексында Әгерҗе районы һәм Кече Пурганың хакимият вәкилләре спортта сыналдылар.
Ике район башлыклары Валерий Макаров, Сергей Юрин һәм аларның спорт белән дус командалары, бу көнне берничә генә сәгатькә булса да эшләрен онытып, бар күңелләрен спортка бирделәр.
Башта командалар волейбол мәйданында очраштылар. Мавыктыргыч уенда һәр команда җиңү өчен тырышты. Әгерҗелеләр, ут күршеләребездән өстен чыгып, 3:0 исәбе белән җиңү яуладылар.
Йөзүдә дә осталыкларын күрсәттеләр җитәкчеләр. Эстафета ярышында беренче этапта Кече Пурга командасы вәкиле алга чыкты. Икенче этапта район мәдәният бүлеге Марс Гатауллин араны бик күпкә кыскартты һәм алга таба да әгерҗелеләр җитезлекләре белән сокландырды. Нәтиҗәдә, безнекеләр беренче урын яуладылар.
Әлеге очрашудан, уеннардан һәркем канәгать калды. Бу матур традицияне алга таба да дәвам итәргә дигән уртак фикергә килделәр.