Әгерҗедәге сайлау участокларында лотерея уйнаталар

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Бүген Әгерҗе районындагы сайлау участокларына тавыш бирергә килгән һәркемгә зур игътибар күрсәтелә.

Әгерҗедәге участокларда район кулланучылар җәмгыятенең аш-су осталары әзерләгән камыр ризыклары белән чәй эчәргә мөмкин.

Сайлау участокларында Боз сараена, “Олимп“ спорт комплексына, әлеге спорт оешмаларындагы тренировка залларына, тоз бүлмәсенә бару өчен сертификатларга лотереялар да уйнатыла.

  • Мин Боз сараенда бушлай тимераякта шуу өчен лоторея оттым. Сөенечемнән кош тоткандай сөендем, – диде Әгерҗедә яшәүче Гөлназ ханым.

Аның кебек бүген бик күпләргә бүген бәхет елмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International