Үзара салым буенча референдумда сайлаучыларның 69 процентка якыны тавыш биргән

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

18 ноябрьдә үзара салым буенча җирле референдумнарда сайлаучыларның 68,87 проценты (565 640 кеше) катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Референдумнар 844 җирлекнең 838ендә узган дип табылган. Бары тик 6 җирлектә генә тавыш бирүчеләр саны 50 проценттан азрак булган.

Бу көнне Әгерҗе, Әтнә, Яшел Үзән, Сарман районнарында җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлаулар да узды. Анда сайлаучыларның 61,74 проценты (2241 кеше) катнашкан. Сайлаулар нәтиҗәсендә «Бердәм Россия» партиясе – 10, үз-үзен кандидат итеп итеп күрсәтүчеләр 2 мандатка ия булган.

«Сайлау процессында катнашучыларга тавыш бирү оештырылган бинага ирекле кереп-чыгып йөрү мөмкинлеге тудырылды. Сайлау комиссияләре әгъзалары килгән барлык мөрәҗәгатьләргә үз вакытында җавап һәм аңлатмалар бирде», - диелә хәбәрдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International