"Киров" территориаль иҗтимагый үзидарәсе туган көнен билгеләп үткәрде

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Киров урамындагы 6 нчы йорт каршындагы балалар мәйданчыгында "Киров" территориаль иҗтимагый үзидарәсе үзенең туган көнен киң колач белән билгеләп үтте!
Быел "Киров" территориаль иҗтимагый үзидарәсе оешуга дүрт ел тулды.

Аларны туган көне белән «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин котлады. Шатлык уртаклашырга күрше урамнар халкы да килгән иде. Бәйрәм программасына уеннар, җырлар, биюләр, викториналар һәм башка кызыклы чаралар кертелгән иде. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International