Яшь шахматчылар

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

18 ноябрь көнне Кече Пурга авылында Кече Пурга районының шахмат буенча ачык беренчелеге булып узды.
Өстәл уеннарын яратучы 100 дән артык кеше Удмуртия Республикасы һәм Әгерҗенең төрле районнарыннан көч сынашырга килгән иде.
Өлкәннәр партия ахырына кадәр һәр катнашучыга 3м + 2 секунд вакыт контроле белән уйнадылар. Яшүсмерләр һәм кече яшьтәгеләр өстәмә вакытсыз һәр катнашучы 5 минут контроль вакытына уйнадылар. Мондый цейтнотта уен беренче хатага кадәр барды.

Бу ярышларда "Олимп" спорт комплексының шахмат секциясе укучылары катнашты.

1 урын Мягкова Карина, 2 урын Садриев Богдан һәм турнирның иң яшь катнашучысы Рәхмәтуллин Ранель алды. Бахаев Самат, Фәйзуллина Диана һәм Шәрипов Евгений һәм Фәизов Даниель бер адымда призлы урыннан калды. Ярышларда катнашучыларны һәм призерларны котлыйбыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International