Әгерҗе парикмахерларыннан мастер-класс

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Шимбә көнне, 17 ноябрьдә, «Наз» приютында тәрбияләнүчеләргә кунакка Әгерҗе шәһәреннән «Елмаю» парикмахер студиясе белгечләре килде.

Ольга һәм Лариса балаларга чәчтараш һөнәре, чәчләрне карау серләре турында сөйләделәр, модалы прическалар һәм элегант стрижкалар булдыру буенча мастер-класслар үткәрделәр, яшь кызларга матур чалым үстерү турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында һәр укучы остадан бүләк итеп заманча һәм матур прическага ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International