Шушы көннәрдә Закирова Мөкарәмә Зиннат кызына 95 яшь тулды

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 20 ноябрендә Түбән Көчек авылында яшәүче Закирова Мөкарәмә Зиннәт кызына 95 яшь тулды.

Юбилярны котларга Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы һәм Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Көчек авыл җирлеге башлыгы Нурмөхәммәтов Рөстәм Әмир улы килгән иде.

Кунаклар Мөкарам апага ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын теләделәр, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В. В. Макаровның котлау открыткаларын, истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International