Әниләр көне алдыннан Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә тантаналы рәвештә үзенең беренче документын – Ярослав Широбоков туу турында таныклык алды.
Терси авылыннан Дмитрий һәм Динә Широбоковлар бәхетле әти-әниләрне бала тудыру йорты хезмәткәрләре һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнарагайфуллина котладылар.