Коррупциягә каршы марафон - 2018

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының бөтен территориясендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Коррупциягә каршы марафон-2018» старт алды. Марафонның төп максаты-бөтен җәмгыятьнең коррупциягә каршы хәрәкәтенә җәлеп итү, коррупциягә каршы тору эшендә җәмгыять һәм дәүләт тырышлыкларын берләштерү, коррупцияне профилактикалау, коррупциягә каршы культура дәрәҗәсен формалаштыру, актив гражданлык позициясе күрсәтү. Әлеге марафон кысаларында Әгерҗе районында мәгариф, мәгълүмати-аңлату, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелә. Коррупциягә каршы марафон тәмамлангач, иң актив катнашучылар призлар белән бүләкләнәчәк.

Коррупция турында кая хәбәр итәргә, нинди дәүләт органнары ярдәм итә алачак һәм сезне проблемаларыгыз белән бергә калдырмаячак.

"Халык контроле" дәүләт хезмәтләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Якын арада полиция бүлегенә килеп гариза язып, почта аша гариза язып, судка гариза язарга мөмкин. Яисә ТР Әгерҗе районы буенча Эчке эшләр министрлыгының 2-25-41, 2-18-53 телефоннары буенча Әгерҗе районы прокуратурасы, 2-31-00 – район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International