2018 елның 12 декабрендә 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Әгерҗе муниципаль районында кабул итү Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 13 йорт (администрация бинасы) адресы буенча үткәреләчәк.
Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты компетенциясенә Әгерҗе муниципаль районы җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү керә.
Кабул итүгә алдан язылу (85551) 2-16-59 телефоны буенча башкарыла. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).