Әгерҗедә халыкны кабул итү уза

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

«Бердәм РОССИЯ " Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга унҗиде ел тулу уңаеннан 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр партиянең барлык төбәк һәм җирле кабул итү бүлмәләрендә гражданнарны кабул итү үткәрелә.

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Әгерҗе җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә партиянең туган көне уңаеннан халыкны кабул итү булып узды. Халыкны шәхси сораулар буенча шәһәр Советы депутаты Габделур Закиров кабул итте. Әгерҗелеләр депутатка торак-коммуналь хезмәт күрсәтү, гражданнарның ташламалы категорияләренә дару чаралары бирү, субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Шулай ук халыкны кабул итү атна ахырына кадәр барачак. Теләге булган һәркем түбәндәге депутатларга һәм вазыйфаи затларга мөрәҗәгать итә ала.

Зарипова Альмира Таһир кызы
29.11.2018 09.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча: ТР, Әгерҗе шәһәре, К. Маркс урамы, 11, 
Социаль яклау бинасы

Шахмин Марсель Фаат улы
30.12.2018 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча: ТР, Әгерҗе шәһәре, Завод урамы, 1, 
Шәһәр мәдәният йорты.Л. Айтуганова 

Нурисламов Ришат Тимер улы

01.12.2018 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча: ТР, Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 13, 
каб. № 23 (Башкарма комитет)

Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефон 2-42-55.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International