“Радуга талантов“ балалар иҗат йортында Әниләр көненә багышланган концерт булды.
Анда вокал, “Росинки”, “АРТИ” хореография һәм “Театр студиясе”, “Мир фантазий” түгәрәгенә йөрүче балалар чыгыш ясады. Өстәмә белем бирү педагоглары Юлия Рыболовлева, Анжела Гаязетдинова, Эльвира Коробейникова, Ләйсән Валиәхмәтова җитәкләгән түгәрәкләрдә шөгыльләнүче яшь талантларның чыгышлары көчле алкышлар астында барды.