Сарсак-Омга авылында яшәүче Богданова Екатерина Николаевнага бүген 90 яшь тулды.
Юбилярны котларга Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы килгән иде. Ул юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын теләде, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В. В. Макаровның котлау открыткаларын, истәлекле бүләк тапшырды.