26 ноябрь көнне Иске Чекалда авыл клубында Әниләр көненә багышланган «Әниләргә назлы сүзләр сөйләгез» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
«Сударушка» коллективы тамашачыларны чыгышы белән сөендерде. Концерт программасы тамашачылар күңелендә бик күп уңай хисләр уятты һәм иң матур тәэсирләр калдырды. Зал артистлар белән кушылып җырлады, алкышларга күмелде. Бәйрәм концерты бик күңелле узды.