«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә тәмамлана.
РФ Президенты Владимир Путин аэропортларга, диңгез һәм елга портларына, шулай ук тимер юл станцияләренә ил алдында аерым казанышлары булган күренекле эшлеклеләрнең исемнәрен бирергә рөхсәт итүче Указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Күренекле география объекты исемен бирү аның билгеләнгән атамасын үзгәртми, дип билгеләп үтелә. Аэропортларга исемнәр бирү Россия өчен истәлекле булган кешеләр истәлеген мәңгеләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә тәмамлана, анда Татарстанның ике аэропорты катнаша: «Казан» һәм «Бигеш». Тавыш бирү нәтиҗәләре 5 декабрьдә билгеле булачак.