3-10 декабрьдә Әгерҗе районында "Сизелерлек бул!" акциясе узачак

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

3 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр ЮХИДИ бүлекчәсе «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе филиалы белән берлектә "Сизелерлек бул" акциясе үткәрә.

Аның кысаларында инспекторлар тәүлекнең караңгы вакытында Торак пунктлардан тыш киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлардан башка хәрәкәт итүче җәяүлеләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрәчәк. Хокук бозучылар административ штрафка тартылачак.

Профилактика эшендә ЮИД отрядлары ярдәмгә киләчәк. Алар шәһәр урамнарында акцияләр уздырачаклар, үтеп баручылар белән сөйләшәчәкләр һәм белешмәлекләр өләшәчәкләр.

Ә без призываем: һичшиксез киемдә яки мәктәп букчасында яктылыкны чагылдыручы элементны файдаланыгыз! Бу сезне торак пунктлардан читтә генә түгел, шәһәрдә дә зур бәладән коткарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International