Көчек мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң Түбән Кама педагогия көллиятенә укырга кергән Дәниф Галиуллин, биредә узган “Татар егете“ һәм “Чибәркәй“ шәһәркүләм бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булды.
– Жюри әгъзаларына, тамашачыларга бигрәк тә Габдулла Тукайның ““Өйләнү түгел, сөйләнү“ дигән шигырен укуым ошады, – ди Дәниф.
Аны сертификат, Диплом белән бүләклиләр.
Дәниф физкультура укытучысы булачак. Ул кул көрәше белән шөгыльләнә.