Әгерҗедә "Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш" дигән эшлекле уен узды

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

1-нче номерлы бакчасы педагоглары «Фликр» командасы 3нче номерлы балалар бакчасы «Юл билгеләре» командасы белән белем буенча көч сынашты.

Уен җиде конкурстан торды. Командалар үзләренең юл билгеләре һәм кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр, балалар һәм ата-аналар өчен белешмәлек төзеделәр, җырлар-переделкалар башкардылар. Чара дустанә һәм уңай шартларда узды.

Уен ахырында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Раушания Тимкина чарада катнашучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрде һәм барлык балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International