Кичә Илалетдинов Морат Илалетдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

2018 елның 3 декабрендә Илалетдинов Морат Илалетдин улына 90 яшь тулды.

Юбилярны котларга Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы һәм Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Ногуманов Минхәлил Мөбәрәк улы килделәр.

Кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын теләделәр, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В.В. Макаровның котлау открыткаларын, истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International