Яшүсмерләр клублары арасында “Клубның мәрхәмәтле эшләре“ дип исемләнгән иң яхшы презентациягә республика бәйгесе игълан ителгән иде.
Тәкъдим ителгән кырык эш арасыннан иң яхшысы дип Әгерҗедәге “Ровесник“ клубы презентациясе танылды. ТР яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов клуб директоры Ольга Афанасьевага Диплом, кыйммәтле бүләк һәм активистлар өчен Мәскәүгә – Кремль Чыршы бәйрәменә чакыру тапшырды.