Кичә Казанда бер төркем татарстанлыларга “Безнең заман герое“ республика премиясен бирү тантанасы булды.
Сәхнәдә хөрмәтләнгән 13 татарстанлы арасында Әгерҗедән Земфира Михайлова һәм Аидә Богатырева да бар иде. Алар сентябрь аенда суга батучы кызны коткарганнар иде. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова әнә шул батырлыклары өчен аларга премияләр тапшырды.