Тиздән 15 декабрь җитә, ә бу 2 нче мәктәп өчен юбилей көне.
Быел мәктәп 100 еллыгын бәйрәм итә.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан барлык укытучыларны, чыгарылыш сыйныф укучыларын, ата-аналарны һәм дусларын район Мәдәният сараенда 16.00 сәгатьтә бәйрәм концертына чакыралар.