Дуслар белән бергә күңеллерәк

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Җиденче декабрь көнне "Ровесник" яшүсмерләр клубында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Дуслар даирәсе - бергә күңел ачулар" дигән чара узды.

"Хыял" халык театрының кече төркеме балалар өчен "Аистенок" әкияте тәкъдим итте. Ә "Зәңгәр кош" отряды волонтерлары гитара астында җырлар башкардылар. Шулай ук балалар өчен мастер-класс әзерләнгән иде. Аны үткәрү вакытында балаларга күләмле кар бөртекләре ясау тәкъдим ителде.

Чара ахырында клуб җитәкчесе Ольга Афанасьева балаларга изге теләкләрен җиткерде һәм татлы бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International