Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча "Юлда күреп тор!" акциясе дәвам итә.
Чараны оештыручылар - Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлеге. "Ровесник" яшүсмерләр клубы активистлары һәм 1нче гимназия Яшьидлары белән берлектә акция "Булат" сәүдә йорты янында оештырылды. Балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәүлекнең караңгы вакытында урамга яктылык кайтаручы элементлардан башка чыкмаска чакырды.
Шундый ук акция 8 нче, 9 нчы Әгерҗе балалар бакчаларында да юл хәрәкәте яшь инспекторлары катнашында узды.