Әгерҗенең район Мәдәният сарае каршындагы мәйданында “Игелекле капкачлар“ акциясенә старт бирүгә багышланган тантаналы чара узды.
Әлеге акциянең асылы нидән гыйбарәт соң? Ә ул бик гади: тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның капкачларын җыеп бару һәм махсус арт-объектка салу. Йөрәк формасындагы әлеге арт-объект район Мәдәният сарае территориясендә урнаштырылган. Аңа райондашларыбызның да игелекле акциягә кушылуын раслаучы “Игелекле Әгерҗе“ дип аталган билге дә куелган.
Әлеге капкачларны сатудан кергән акчалар инвалид һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүгә тотылачак. Капкачларның килосы бүгенге көндә 25 сумнан бәяләнә. Бергәләп тотынганда байтак кына капкач җыярга һәм тапшырырга мөмкин булачак. Чарада шәһәр мәктәпләре арасында капкач җыю буенча бәйге дә игълан ителде. 1 мартка кадәр һәр мәктәп капкачлар туплый. Аннан “Әгерҗе яшьләре“ берлеге, мәктәпләргә йөреп, аларны җыя һәм җиңүчене билгели.
Ә без әлеге игелекле акциягә авыл мәктәпләре укучыларын да, халыкны да кушылырга өндибез. Шушы гади генә гамәлебез белән мөмкинлеге чикле балага ярдәм кулы алабыз икән, нигә аннан файдаланмаска?!
Чара барышында ук арт-объектка беренче капкачларны салучылар булды инде. Ә иң тәүге булып салу хокукы акциянең инициаторы булган Ниязовлар гаиләсенә бирелде.