7-9 декабрь көннәрендә Пермь шәһәрендә армрестлинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Барлыгы Идел буе федераль округының 9 төбәге катнашты.
Әгерҗе шәһәре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы шәхси зачетта урыннар алды:
Шаһиева Рузилә-50 кг кадәр 3 урын (Идел буе федераль округы беренчелеге, 21 яшькә кадәр)
Шаһиева Рузилә-50 кг кадәр 3 урын (ИФО чемпионаты)
Закиров Руслан-65 кг кадәр 4 урын (ИФО чемпионаты, ир-атлар арасында)
Землякова Ксения-2 урын 50 кг (Идел буе федераль округы беренчелеге, 16 яшькә кадәр))
Шакиров Айнур-70 кг кадәр 3 урын (Идел буе федераль округы беренчелеге, 21 яшькә кадәр))
Чураев Батыр-60 кг. га кадәр 3 урын (Идел буе федераль округы беренчелеге, 21 яшькә кадәр))
Галиев Ленар-80 кг кадәр (Идел буе федераль округы беренчелеге, 18 яшькә кадәр))
Тарасов Святослав-6 урын 80 килограммнан артыграк (Идел буе федераль округы беренчелеге, 18 яшькә кадәр))
Призерлар һәм җиңүчеләр медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
1-5 нче урынны алган спортчылар ТР җыелма командасына Екатеринбург һәм Мәскәү шәһәрләрендә узачак армрестлинг буенча Россия чемпионатында һәм беренчелегендә катнашу өчен керделәр.