Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен үткәрү турында

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасының «Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен үткәрү турында» күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Әгерҗе районы прокуратурасы 2018 елның 12 декабрендә 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен уздыра.
Гражданнарны кабул итү район прокуратурасы бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Әгерҗе шәһәре, Гоголь урамы, 12 йорт.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International