Эндокринологлар казанлыларга сәламәтлеккә зыян салмыйча ябыгу турында сөйләячәкләр

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Казанның 18нче поликлиникасында “Тәмле һәм файдалы ябыгабыз” дигән темага бушлай лекция узачак. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан дәүләт медицина университетының эндокринология кафедрасы белгечләре катгый диеталарга утырмыйча, артык килограммнардан котылу турында сөйләячәк.

Чара 14 декабрьдә 15.00 сәгатьтә 18нче шәһәр поликлиникасында 431 бүлмәдә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International