Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарындагы территориаль бүлеге 2018 елның 10 декабреннән 31 декабренә кадәрге чорда балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарындагы территориаль бүлеге балалар киеме, аяк киеме, уенчыклар, Яңа ел товарлары, балалар туклануы сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге категориядәге товарларның гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча сорауларга җавап бирергә әзер.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге телефоны буенча-(885551) 2-46-38: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00 дән 17.00 гә кадәр; Җомга: 10.00 дән 15.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр.