Әгерҗе районы муниципаль хезмәткәрләре командасы лидерлар арасында

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

6 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында Спартакиада узды.

Безнең шахматчыларның чыгышы уңышлы булды.

Шәхси беренчелектә Иске Чекалда җирлеге башлыгы Павел Королев икенче булды, ә Сарсак-Омга җирлеге башлыгы Тамара Николаевада 17 катнашучы дүртенче урын алды. Бу аның республика дәрәҗәсендә беренче катнашуы.

Нәтиҗәдә, Әгерҗе районы командасы, Саба районы командасын алга үткәреп, икенче урынны алды. Өченче урын - Мамадыш командасы.

Йөзү эстафетасында безнең Эльмира Закирова , Марс Гатауллин, Рәиф Ваһапов һәм Рафаэль Ниязов составындагы команда 9 нчы урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International