Безнең чаңгычылар чаңгы ярышлары буенча Беренчелектә катнаштылар

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

8 декабрь көнне Можга шәһәренең "Родник" чаңгы базасында "Чаңгы сезоны-2016" ярышлары буенча шәһәр беренчелеге узды.

Ярышларда безнең чаңгычылар да үз көчләрен сынады. Үзләренең яшь төркемнәрендә барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Призлы өченче урынны Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы Павлов Богдан алды. Адилә Семенова - 4 урын, Зинаида Николаева һәм Кирилл Семенов – 5 урын, Иванова Альбина – 6 урын, Бочкарев Максим-8 урын яулады.

Чаңгычыларны сезон уңышлы башлану белән котлыйбыз һәм командага тиздән Зәй һәм Бөгелмә шәһәрләрендә узачак республика ярышларында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International