Бу көннәрдә Канадада хоккей буенча Дөнья Кубогы ярышлары бара.
Анда Россия яшүсмерләр җыелма командасы составында Әгерҗе егете, хоккейчы Максим Грошев та катнаша.
Беренче уенда россиялеләр Канада (Көнчыгыш) спортчыларын 3:5 белән җиңүгә ирештеләр. Бүген төнлә Россия командасына Чехиядән килгән яшьтәшләре белән очрашырга туры килде. Әлеге уенда да Россия хоккейчылары сынатмады, 4:2 исәбе белән җиңү яулады.
Әлеге уенны интернеттан күзәткән спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов менә нәрсәләр сөйләде:
Ярышлар түбәндәгечә дәвам итә:
13 декабрь иртәнге сәгать 5тә Россия – Канада (Көнбатыш).
15 декабрь төнге сәгать 12дә Россия – АКШ.
Уеннарда якташыбыз Максим Грошев һәм Россия командасына көч бирик!