Арчада мини-футбол буенча финал уеннары узды. Анда 30 команда катнашты.
Безнең район данын 2003-2004 елларда туган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Алексей Колчинның шәкертләре яклады. Финалда алар Казан командасы белән 4: 4 исәбе белән уйнадылар, нәтиҗәдә дүртенче урында калды.
Бу җомга көнне Алабугага 2005-2006 елгы егетләр командасы финал уеннарына барырга тиеш иде.
- Кызганычка каршы, финанслау булмау сәбәпле, балаларым бу юлы район данын яклый алмый, - дип хәбәр итә Алексей Владимирович.