Әлеге чара 8нче балалар бакчасында узды. Педагоглар һәм әти-әниләр “Юл йөрү кагыйдәләре агитбригадасы“ конкурсында сыналдылар.
“Юл билгеләре“, “ПДДыщ“, “Юл-иҗат патруле“ һәм “STOP“ командалары “Визитка“, “Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр“ бәйгеләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Иң кызыклы бирем “Иҗади конкурс“ булды. Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауны үз эченә алырга тиеш булган әлеге бәйгедә катнашучылар әкият тә күрсәттеләр, биюләр дә башкардылар.