Татарстанда индексация 800 меңгә якын пенсионерга кагылачак.
Татарстанда эшләмәүче 800 мең пенсионерның пенсиясе артачак. 1 январьдан уртача иминият пенсиясе 1000 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр итте.
"Пенсия яшен арттыру белән бәйле рәвештә, РФ хөкүмәтендә 2019 елның 1январеннан пенсияләрнең күләмен 1000 сумга арттыру карары кабул ителде. Индексация эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак. Иминият пенсиясен якындагы алты елга 1,0705 процентка арттыру гарантияләнә", - диде ул.
Елена Полякова әйтүенчә, эшләүче пенсионерларның индексациясе 1 августтан, ә социаль пенсия алучы пенсионерларның 1 апрельдән узачак.